БОРЫНГЫ ТӨРКИ РУН ЯЗУЫ, VI –X йөзләрдә яшәгән борынгы төрки кабиләләр язуы. Үзәк Азиядә һәм Себердә кулланылган борынгы төрки рун язуы Көнчыгыш Европада кулланылган рун язмаларыннан аерылып тора. Иң борынгы рун алфавиты согдий язуы җирлегендә барлыкка килә, ә ул, үз чиратында, арамей язуына барып тоташа. Согдий язуы төрки телләрнең фонетик һәм морфологик төзелешенә җайлашу процессында зур үзгәрешләр кичерә. Рун алфавиты морфологик принципка нигезләнгән һәм фонемаларның дифференциаль билгеләре системасын чагылдыра. Алфавитта, региональ һәм хронологик вариантларын да кертеп, 40 тан артык графема бар. Сигез сузык биш тамга белән белдерелә. Сүзләрнең калын яки нечкә сузык белән әйтелеше тартык аваз өчен нинди хәреф кулланылуга бәйле. Язулар горизонталь юлларда урнашкан, өстән аска һәм уңнан сулга укыла. Рун язуыннан тыш, борынгы төркиләр манихей һәм брахми шрифтларыннан да файдаланганнар. Идел буенда рун язуы үрнәкләре ташларда, тәңкәләрдә, металл көпшәләрдә табыла.