Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимнәр йорты - фәнни конференцияләр уздырыла, очрашулар һәм күргәзмәләр оештырыла торган урын ул.
Казандагы Галимнәр йортына 1925 елда галимнәр А.Е. Арбузов (химик), А. В. Вишневский (хирург) һәм башкалар нигез сала. 1935 елда ул, Инженерлар йорты белән берләшеп, Фән һәм техника хезмәткәрләре йортына әйләнә. 1941-1948 елларда эшләми, әмма 1965 елдан яңадан үз ишекләрен ача да, Галимнәр һәм студентлар йорты дип атала башлый. 1977 елда ул Галимнәр йортына әйләнә, ә 1990 елдан Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының мәдәният һәм ял үзәге дип үзгәртелә. Галимнәр йортына хәзерге исеме 1993 елда бирелә.
Галимнәр йорты 1889 елда архитектор Л.К. Хрщонович тарафыннан төзелгән элеккеге Александра балалар приюты бинасында урнашкан. Бүген ул архитектура һәйкәле санала.