Фән

ДМИТРИЙ ИВАНОВИЧ ДУБЯГО

ДМИТРИЙ ИВАНОВИЧ ДУБЯГО

Дмитрий Иванович Дубяго (1849–1918) – астрономия һәм геодезия докторы, А.Д. Дубягоның әтисе.

Д.И.Дубяго Смоленск өлкәсенең Соино авылында туган. 1872 елда Петербург университетын тәмамлый, аннары Пулково обсерваториясендә эшли. 1884-1918 елларда Д.И.Дубяго Казан университеты профессоры була һәм Казан шәһәр астрономия обсерваториясен җитәкли. 1890-1899 елларда галим - физика-математика факультеты деканы, ә 1899-1905 елларда университет ректоры була.

Казан янында урнашкан, В.П.Энгельгардт исемендәге Обсерваториягә нигез салу Д.И.Дубяго тормышында иң мөһим вакыйга була. Профессор 1899-1901 елларда аны төзү һәм оештыру эшләре белән шәхсән үзе җитәкчелек итә, ә аннары беренче директоры була (1918 елга кадәр). Ачык обсерватория Россиядә иң яхшы саналган Мәскәү обсерваториясеннән бер дә калышмый.

Д.И.Дубяго тырышлыгы белән Казанда айның физик либрациясен, ягъни аның чын яки тоелган тирбәнешләрен тикшерү башлана. Моңа бәйле рәвештә Җир иярченендәге кратерларның берсе Д.И.Дубяго исемен йөртә.

Казан галимнәренең 1869-1892 еллардагы күзәтүләре нигезендә Д.И. Дубяго 4281 йолдыздан торган исемлек төзи. Профессор шулай ук Нептун иярчене орбитасын һәм Диана астероиды (кече планета) орбитасын өйрәнә.

Казан университетының Европа белән ныклы фәнни элемтәләре, башка университетлар белән басмалар алмашу хисабына китапханәне зурайту, Н. И. Лобачевский исемендәге премия булдыру һәм күренекле галимгә һәйкәл кую, Казан университетының Россиянең иҗтимагый тормышында актив катнашуы, студентларның фәнни түгәрәкләрен оештыру – болар барысы да Д.И.Дубягоның уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора.

Д.И.Дубяго үзенең шәкертләре А.В.Краснов, В.А.Баранов, М.А.Грачев, А.А.Яковкин, К.К. Дубровский, А.А. Михайловский кебек Россиянең бик күп күренекле астрономнарын тәрбияли.