ДӘҮЛӘТ КРӘСТИЯННӘРЕ, XVIII йөздә – XIX йөзнең 1 нче яртысында Пётр I фәрманнары (1718–1723) белән крепостной бәйлелектә булмаган, игенчелек белән шөгыльләнүче халыктан оештырылган аерым катлау. Крәстияннәрнең башка катлауларыннан аермалы буларак, дәүләт крәстияннәре казна җирләрендә яшәгәннәр, җир кишәрлекләреннән файдаланганнар, казнага феодаль рента түләгәннәр, хөкүмәт органнары идарәсенә буйсынганнар, шәхси ирекле саналганнар. Дәүләт крәстияннәре составына ясаклы крәстияннәр, йомышлы татарлар, экономик крәстияннәр (элекке монастырь крәстияннәре), аерым йортлылар һәм башкалар кергән. XIX йөзнең 1 нче чирегендә ирекле игенчеләр, элеккеге отставкадагылар һәм игенче солдатлар, ау кошлары асраучылар, ямчылар дәүләт крәстияннәре составына керә. Казан губернасында дәүләт крәстияннәре күпчелекне тәшкил итә.
Дәүләт крәстияннәре, игенчелек белән шөгыльләнүдән тыш, умартачылык белән шөгыльләнгән, читкә китеп эшләгән. Казан губернасының төньяк өязләрендә яшәгән крәстияннәр арасында урманчылык таралыш алган. Дәүләт крәстияннәренең төп өлеше казнага акчалата рента, җан башыннан алына торган салым түләгән, натураль бурычларны (рекрутлык, лашманлык, юл, йөк ташу эшләре кебек йөкләмәләрне) үтиләр.