Экология

Дибензофураннар

Дибензофураннар суперэкотоксикантлар төркеменә керә. Бу – аз дозаларда ферментларга сизелерлек көчәйткеч яки тоткарлагыч йогынты ясарга сәләтле матдәләр.

Дибензофураннар әйләнә-тирә мохиттә гадәттән тыш озак саклана торган булулары һәм агулылык чикләренең булмавы белән характерлана. Алар кешегә тискәре йогынты ясый: мутаген, канцероген эффект китереп чыгара, күзәнәк иммунитетын көчсезләндерә, эчке органнарны зарарлый һәм организмның арыклануына китерә.