Экология

Чүлләнү

Чүлләнү – ул уңдырышлы җирләрнең чүлгә әверелүе процессы. Кагыйдә буларак, корылыклы өлкәләрдә күзәтелә. Чүлләнү табигый сәбәпләр тәэсирендә – критик һава шартлары аркасында – булырга мөмкин. Тик күпчелек очракта сәбәп булып кеше эшчәнлеге тора: җирләрне кирәгеннән артык эшкәртү, кирәгеннән артык көтү көтү, урманнарны кисү һ.б. Экосистемалар үзгәрүгә һәм чүлләр киңәюгә бәйле рәвештә азык-төлек продуктлары һәм су запаслары кими, кешеләр уңайлырак шартлары булган районнарга күчәргә мәҗбүр.

Теги #чүлләнү