Дефолиант – үсемлекләрнең яфракларын юк итү өчен кулланыла торган химик матдә. Дефолиантлар (гербицидлардан аермалы буларак) кире кайтмас процессларга китермиләр һәм үсемлекнең тереклек эшчәнлеген туктатмыйлар. Аларның тәэсире нәтиҗәсендә яфраклар коела, ә соңрак үсемлек үзенең яшел массасын яңадан кире кайтара (әгәр ул күпьеллык булса). Алдагы үсешкә һәм башка якларга зыян килми.
Дефолиантлар китереп чыгарган ясалма яфрак коелу вакытында, үсемлекнең яфракларында табигый яфрак коелу вакытындагы кебек үк матдәләр алмашы үзгәрешләре була. Үсемлекнең вакытыннан алда картаюы башлана.
Дефолиация бонсайларда (кәрлә агачларда) үсемлекнең үсешен акрынайту һәм ваграк, нәфисрәк яфраклар барлыкка китерү максаты белән үткәрелә.