ДАУ`ТОВ Нияз Курамша улы (23.9.1913 ел, Казан – 16.4.1986 ел шунда ук), җырчы, опера режиссёры, педагог, РСФСРның халык артисты, профессор.
1935 – 1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә, 1939 – 1943 елларда Мәскәү консерваториясенең вокал факультетында укый, 1953 елда Урал консерваториясен тәмамлый. 1941 елда Татар опера һәм балет театрында Җик партиясен («Алтынчәч», Н.Җиһанов) беренче тапкыр башкара. Бөек Ватан сугышы чорында Евгений Вахтангов исемендәге театрның һәм Бөтенсоюз театр җәмгыятенең фронт труппалары солисты, бер үк вакытта 1943 елда К.С.Станиславский һәм В.И.Немирович-Данченко исемендәге музыка академия театры солисты. 1943 – 1956 елларда Свердловск опера һәм балет театры солисты һәм режиссёры. 1956 – 1960 елларда Татар опера һәм балет театры солисты һәм баш режиссёры, бер үк вакытта Казан консерваториясенең операга әзерлек кафедрасы мөдире. 1960 – 1965 елларда Свердловск опера һәм балет театры солисты һәм режиссёры, 1965 – 1975 елларда – Чиләбе, 1975 елдан Татар опера һәм балет театрларында баш режиссёр, Казан консерваториясенең операга әзерлек кафедрасы мөдире.
Нияз Даутов яхшы вокал мәктәбенә, кабатланмас матур һәм көчле, йомшак тембрлы чиста тавышка ия була. Ул Бөтенроссия концерт башкаручылары конкурсы, Бөтенсоюз театр яшьләре смотры, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.