Тарих

ДАРУГА

ДАРУГА, 1) XIII–XVI йөзләрдә Җүчи Олысында, Казан ханлыгында, XVI–XVIII йөзләрдә Казан һәм Уфа өязләрендә административ-территориаль бүленеш; 2) Монгол империясендә һәм Җүчи Олысында халыктан алына торган ясаклар җыелмасы; 3) административ вазифалы зат.

Казан ханлыгында 5 даруга булган: Алат, Арча, Гәреч (Галич), Җөри, Нугай. Ханлык басып алынганнан соң (1552 ел), яшәп килгән административ-территориаль бүленеш патша хакимияте тарафыннан Казан (Алат, Арча, Гәреч (Галич), Җөри, Нугай даругалары буларак) һәм Уфа (Казан, Нугай, Усы, Себер даругалары рәвешендә) өязләрендә сакланып кала. XVI йөзнең икенче яртысыннан тарихи даругалар бүленешенә өяз-волость системасы һәм Идел буе Казан төбәгенең башка өязләрендә кертелгән станнарга бүленеш өстәлә. Даругаларга бүленеш эш кәгазьләрендә XIX йөз башына кадәр кулланыла.

Мәкаләдәге сылтамалар