Экология

Зарарлану зонасы

Зарарлану зонасы – билгеле бер вакыт эчендә кешеләр, авыл хуҗалыгы хайваннары һәм үсемлекләре өчен куркыныч тудыра торган микъдардагы химик һәм биологик матдәләр белән зарарланган территория яки акватория ул.

Зарарлану зонасы үз эченә түбәндәгеләрне ала:

  • гадәттән тыш куркыныч зарарлану зонасы. Аның тышкы чигендә кешеләрнең 50% ы үлемгә китерә торган агулы доза ала;
  • куркыныч зарарлану зонасы. Аның тышкы чигендә кешеләрнең 50% ы зарар китерә торган агулы доза ала;
  • чик зонасы. Аның тышкы чигендә кешеләр уңайсызлык кичерә, хроник авырулар кискенләшә башлый яки агулануның беренче билгеләре барлыкка килә.