Фән

РУДА БУЛМАГАН ФАЙДАЛЫ КАЗЫЛМАЛАР ГЕОЛОГИЯСЕ ҮЗӘК ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ИНСТИТУТЫ

РУДА БУЛМАГАН ФАЙДАЛЫ КАЗЫЛМАЛАР ГЕОЛОГИЯСЕ ҮЗӘК ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ИНСТИТУТЫ

Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты 1945 елда Казанда оештырыла. Хәзерге атамасы 1992 елдан бирле файдаланыла. Институт белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе җитәкчелек итә.

Атамасыннан күренгәнчә, институт руда булмаган файдалы казылмаларны өйрәнү белән шөгыльләнә. Болар - янмый торган һәм составларында металл булмаган каты токымнар яки минераллар: тоз, известьташ, балчык, ком, гранит, мәрмәр һ.б. Аларны карьерларда утырма (сулык төбенә утырган кисәкчекләрдән ясалган) һәм тау (табигый рәвештә барлыкка килгән, Җир кабыгын тәшкил иткән) токымнарыннан алалар. Әлеге казылмалар төзелештә, авыл хуҗалыгында, химия сәнәгатендә, зәркәнчелек эшендә файдаланыла.

Институт составында өч фәнни үзәк һәм дүрт бүлек бар.

Институт эшенең төп юнәлешләре:

үткәрергә кирәкле тикшеренүләрне билгеләү һәм аларны контрольдә тоту;

Россиядә җирне өйрәнү һәм файдалы казылмалар эзләү;

халыкның тормышын яхшырту һәм табигый байлыклардан файдалану өчен дөньякүләм минераллар базарын өйрәнү;

җир асты байлыкларын өйрәнү буенча дәүләт планнарын төзү һәм үтәү;

файдалы казылмалар эзләүдә һәм өйрәнүдә ярдәм күрсәтү;

җир асты байлыкларын бәяләү;

мәгълүмат саклагычларын булдыру һәм алардан файдалану;

төзелешне башлар алдыннан шул урынны өйрәнү.

Институтта 170 тән артык кеше эшли, алар арасында фән докторлары да, фән кандидатлары да бар. Хезмәткәрләр 125 тән артык уйлап табуга патент алган.

Геолог, минералогия фәннәре докторы Л.М. Миропольский институтның беренче директоры була. Ул Урта Идел буеның төп минераллары барлыкка килү шартларын тасвирлый, шулай ук аларны куллану вариантларын тикшерә. Галим нефть эзләү, шулай ук күмер, бакыр һәм Татарстандагы башка файдалы казылма ятмаларын бәяләү планнарын төзүдә катнаша.