БЫРГЫ`, татар халкының тынлы музыка уен коралы. Иренгә куелып уйнала торган табигый көпшә төренә карый. 0,3-0,6 мм калынлыктагы калайдан, бармаклар өчен тишекләр уелмыйча эшләнгән 500-600 мм озынлыктагы конуссыман көпшәдән гыйбарәт; киң башының диаметры – 90–110 мм, тар башыныкы – 12–14 мм. Тар башына агачтан ясалган кәтүксыман мөштек киертелә.
Авазлар мөштекне кыскан ирен кырыйларының калтырануы нәтиҗәсендә хасил була. Быргы тавышының югарылыгы иреннәрнең киеренкелегенә һәм өрелгән һаваның көченә бәйле. Мөштеккә иреннәрне җиңелчә тидереп уйнаганда, түбән тавыш хасил була. Иреннәр мөштекне көчле итеп кысканда, урта һәм югары регистрлардагы тавышлар яңгырый. Быргының тавышы көчле, тембры яңгыравыклы, кискен.
Быргы күп кенә башкаручылар өчен сигнал бирү коралы булып тора. Алар уйнаган сигнал төрле ритмик төзелештәге 2–3 аваздан барлыкка килә. Музыкантларның репертуарына шулай ук җыр һәм бию көйләре дә керә. 1970 елларда да Быргыны Алабуга, Әгерҗе, Кукмара районнары авылларында очратырга мөмкин була, көтүчеләр аны сигнал бирү өчен кулланганнар.