Музыка

БУЛАТОВА Мөнирә Закир кызы

БУЛАТОВА Мөнирә Закир кызы

БУЛА`ТОВА (Бикбулатова) Мөнирә Закир кызы (19.5.1914 ел, Архангельск шәһәре) җырчы, педагог, театр эшлеклесе, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы.

1930 елда Казан индустриаль техникумын тәмамлый. 1934–1936 елларда Казан музыка училищесендә, 1936-1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. 1939–1978 елларда Татар опера һәм балет театрында әйдәп баручы солист була. 1948–1953 елларда Мәскәү консерваториясендә М.В. Владимирова җитәкчелегендә җырлау осталыгын камилләштерә. 1949–1950 ел сезонында, стажировка үтүче буларак, П.Чайковскийның «Пики дамасы»нда Полина һәм Миловзор партияләре белән Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Ул Р.Яхин романсларының күпчелеген беренче башкаручы. Киң диапазонлы тавышы, кабатланмас үзенчәлекле тембры, күркәм төс-кыяфәте һәм актёрлык сәләте аңа опера сәхнәсендә төрле чорларда һәм стильдә иҗат ителгән әсәрләрдә онытылмас образлар тудырырга мөмкинлек бирә.

Мөнирә Булатова СССР, Болгария, Румыния, Монголия шәһәрләрендә уңышлы чыгышлар ясый. 1970–1985 елларда Казан мәдәният институтында укыта. Ул киң җәмәгать эшчәнлеге алып бара: 1963–1971 елларда Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе; 1966–1975 елларда Совет-Чехословакия җәмгыятенең Казан бүлеген җитәкли; 1967–1968 елларда Татар опера һәм балет театры директоры була. Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Мәкаләдәге сылтамалар