Тарих

БОЛГАР МУЗЕЙ-САКЛАУЛЫГЫ – БОРЫНГЫ БОЛГАР ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ ҺӘЙКӘЛЕ

БОЛГАР МУЗЕЙ-САКЛАУЛЫГЫ – БОРЫНГЫ БОЛГАР ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ ҺӘЙКӘЛЕ

Идел буе Болгар дәүләте мирасы булган Болгар музей-саклаулыгы – бүгенге Татарстанның хәзинәсе, хәзерге татарларның борынгы бабаларына һәйкәл. Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарихи мирасны торгызу һәм саклау эшендә күп көч куя: тарихыбызны, мәдәниятебезне өйрәнмичә, җәмгыятьтә күтәрелеш, алгарыш мөмкин түгел. Бүген Болгар – Татарстанның Спас районындагы музей-саклаулык. Анда сәяхәт итүчеләр Алтын Урда чорыннан сакланган биналарны һәм корылмаларны күрә алалар. Музейда Идел буе Болгар дәүләте һөнәрчелеге үрнәкләре белән танышырга мөмкин. 1998 елда саклаулык истәлекләре комплексы ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәният мирасы исемлегенә кертелә.

«Татарстан: Иллюстрированная энциклопедия». – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2013