Тарих

БОЛГАР БИЗӘЛЕШ СӘНГАТЕ

БОЛГАР БИЗӘЛЕШ СӘНГАТЕ. Тарихы өч чорга - Болгар дәвере башлары, Болгар дәүләте һәм Алтын Урда дәверләренә бүленә. Үзәк Азия кабиләләре, урта гасырлар башында яшәгән һуннар, сарматлар, Көнбатыш Төрки каганлыгы, Бөек Болгар, Хәзәр дәүләте тарихи-мәдәни мирасы нигезендә барлыкка килә, Салтау-маяк культурасының көчле йогынтысы нәтиҗәсендә үсеш ала. Аның сәнгать традицияләре формалашуга Азак һәм Кара диңгез буе шәһәрләренең эллиник мәдәнияте, Кавказ арты һәм Иран сәнгате зур тәэсир ясый. Элгәре Болгар дәвере сәнгатенә караган җирләү йоласы әйберләре (ат дирбиясе, корал, хәрби кием детальләре, савыт-саба, бизәмәләр) Олы Тархан, Танкеевка каберлекләрендә табыла. Табылдыклар хайван, үсемлек сурәтләре, геометрик рәсемнәр, әкияти мотивлар белән бизәлгән, кайберләрендә борынгы Көньяк Себер, Үзәк Азия мәдәнияте йогынтысы сизелә.

Болгар дәүләте чорында ислам мәдәнияте йогынтысында формалаша. Металлны нәфис эшкәртү, зәркәнчелек, керәч, сөяккә уеп бизәк ясау сәнгате югары үсеш ала. Идел буе Болгар дәүләтендә феодалларның сарайлары, җәмәгать йортлары, дини биналар, кирмән корылмаларының күпләп төзелүе монументаль архитектура үсешенә, аның бизәлеше камилләшүгә этәргеч бирә.

Зәркән сәнгатенең нечкә металл җепселләрне бөтереп һәм бөртекләү ысулы кулланып, асылташлар беркетеп эшләнгән гаҗәеп үрнәкләре саклана. Көмешне каралту, чүкеп бизәк төшерү, уемлау, ташны уеп бизәү, басма ысуллары кулланыла. Металл әйберләр (йозаклар, зиннәтле балталар, аеллар) җәнлек сурәтендәге вак фигуралар һәм орнаментлар белән бизәлә.

XIII йөзнең 2 нче яртысы - XV йөз башында Алтын Урда мәдәниятенең шушы төбәк төре буларак үсеш ала. Анда Якын һәм Ерак Көнчыгыш мөселман илләренең, аеруча Кече Азия сәлҗүкләренең һәм Мисыр мәмлүкләренең купшы, бай бизәкле сәнгатенә хас типтагы һәм формадагы әйберләр, бизәлеш үрнәкләре һәм композицияләре күренә башлый (лалә чәчәге, пальма яфрагы рәвешендәге бизәкләр, «бәхет төене» дип аталучы үрмә бизәкләр, гарәп язмасы, ташъязма бизәкләр). Асылташлар кулланып, алтын һәм көмештән зиннәтле әйберләр җитештерү киң тарала. Архитектура сәнгатендә ташка, алебастрга бизәк ую, аны кою ысуллары югары үсеш ала, монументаль биналарның эчке бизәлешендә төсле майолика, мозаика, дивар нәкыше кулланыла.