Музыка

БИЛАЛОВ Минзөфәр Вәгыйзь улы

БИЛАЛОВ Минзөфәр Вәгыйзь улы

БИЛА`ЛОВ Минзөфәр Вәгыйзь улы (5.1.1966 ел, Балык бистәсе районы Олы Елга авылы), җырчы, Татарстанның халык артисты.

1989 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый. 1992–1995 елларда “Казан” милли мәдәният үзәге ансамбле солисты, 1996 елдан “Аваз” җыр студиясе солисты була. Билалов репертуарында халык җырлары, Татарстан композиторлары әсәрләре, үзе язган көйләр һәм җырлар бар. Ялгыз башкаручы буларак һәм Зәйнәп Фәрхетдинова белән дуэт чыгышлары ясый. Еш кына концертлар куя, аудио һәм видео дисклар яздыра. “Татар эстрадасы – 88”, “Татар җыры – 91” конкурслары лауреаты.

Теги #артист