БИККИ`НИН Фәйзи (Фәйзерахман) Бикмөхәммәт улы (1.10.1898 ел, Казан –29.3.1968 ел, шунда ук), халык музыка уен коралларында уйнау остасы, ТАССРның атказанган артисты. 1915 елдан эстрадада скрипкачы һәм концерт гармуннарында уйнаучы буларак чыгышлар ясый. 1918 елда С.Сәйдәшев белән бергә Буа шәһәрендә театр-музыка студиясен оештыруда катнаша. 1930–1937 елларда Татар радиосында, 1937 – 1963 елларда Татар филармониясендә эшли. Төрле конструкцияле гармуннарда виртуоз уйнау сәләтенә ия була.
Репертуарына татар халкының борынгы «Әллүки», «Зиләйлүк», «Кара урман», «Уел», «Тәфтиләү» көйләре, татар композиторлары әсәрләре, төрле халыкларның көйләре һәм биюләре керә. Уфа, Ташкент, Алма-Ата һәм башка шәһәрләрдә гастрольләрдә була. Бөек Ватан сугышы елларында концерт бригадалары составында Балтыйк буенда, Польша, Германиядә чыгышлар ясый. Традицион татар музыка уен коралларында уйнау осталыгын камилләштерүгә зур өлеш кертә. 1991елдан башлап, ел саен Фәйзи Биккинин исемендәге «Уйнагыз, гармуннар» фестивале уздырыла.