Музыка

«БАШМАГЫМ»

«БАШМАГЫМ»

Рисунок Зиангирова Даниса

«БАШМАГЫ`М», музыкаль комедия. Җәүдәт Фәйзи музыкасы, Хәбибулла Ибраһимовның шул исемдәге пьесасы буенча Таҗи Гыйззәт либреттосы. Беренче татар музыкаль комедиясе. Премьерасы 1942 елның 1 мартында Татар опера һәм балет театрында була.

Әсәрнең сюжеты нигезендә алтын белән чигелгән югалган башмакларны эзләү вакыйгасы ята. Комедиядә революциягә кадәрге татар сәүдәгәрләренең көнкүреше яктыртыла. Төп геройлары - гашыйк парлар, бай, әмма күңел теләмәгән кияү, димче хатын һәм башкалар. «Башмагым»да яшь буын вәкилләренең искергән тәртипләр белән көрәше сурәтләнә. Комедия юморга, хискә, җырлы-биюле күренешләргә, якты-лирик көйләргә бай. Спектакльнең нигезендә «Башмагым» дигән татар халык җыры ята.

Халык җырларына нигезләнгәнгә күрә, «Башмагым» матур, аһәңле музыкасы белән аерылып тора. Комедия СССР театрлары сәхнәләрендә рус, үзбәк, тува, казакъ телләрендә зур уңыш белән куела.

В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"

Рисунок  Шакировой Зарины
Рисунок Кузнецовой Анастасии
Рисунок Фазлыевой Аделины
Рисунок Фаттаховой Ангелины
Теги #музыка

Мәкаләдәге сылтамалар