"Балачак әдипләре" сериясенең дүртенче китабында утыз хәзерге заман татар язучысының тәрҗемәи хәлләре, иҗат эшчәнлекләре, әсәрләре турында мәгълүматлар, бала чагы белән бәйле хатирә язмалары татар һәм рус телләрендә бирелә. Китап-белешмәлек мәктәп укучыларына, укытучыларга, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә һәм, гомумән, әдәбият белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.
Нәшрият: «Мәгариф» нәшрияты
Шәһәр: Казан
Нәшер ителү елы: 2004
Битләр саны: 287
ББК: 91 + 84
ISBN: 5-7761-1231-1
Чыганак: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе