Музыка

БАКИРОВ Әнвәр Закир улы

БАКИРОВ Әнвәр Закир улы

БАКИ`РОВ Әнвәр Закир улы (7.7.1920 ел Казан – 17.8.2001 ел, шунда ук), композитор, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты. 1940 елда Казан музыка училищесен тәмамлый .

1940-1946 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, 1942 елда Ульянов шәһәренең В.И.Ленин исемендәге гвардия югары танк командирлары училищесен, 1952 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1951–1956 елларда Казан музыка училищесендә укыта, 1956-1957 елларда Татар опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, 1957-1970 еларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә эшли, Казан, Минзәлә, Чаллы шәһәрләрендә үзешчән сәнгать коллективлары белән җитәкчелек итә.

Композиторның иҗаты жанр байлыгы белән аерылып тора. Симфоник һәм инструменталь-камера әсәрләре, виолончель һәм фортепиано өчен сонатинадан башлап, оркестр өчен язылган күләмле әсәрләрен күренекле башкаручылар һәм коллективлар яратып башкара.

Әнвәр Бакировның иң уңышлы әсәре – «Алтын тарак» балеты (1957 ел), яңа редакциясе - «Су анасы» (1971 ел) – Г.Тукайның шул исемдәге әкиятенә нигезләнеп языла. Ул музыкаль образларның байлыгы, композиторның хореография сәнгатенең үзенчәлекләренә тирән үтеп керә алуы нәтиҗәсендә танылган татар балетларының берсенә әверелә.

Әнвәр Бакиров – җыр жанрының остасы. 1950-1960 елларда ул иҗтимагый-сәяси темага яза. Композиторның лирик җырлары да шактый.

Әнвәр Бакировның иҗади һәм җәмәгать эшчәнлеге күпкырлы: ул актив рәвештә музыкаль мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, Татарстан, Идел буе һәм Урал төбәге республика һәм өлкәләренең иҗади һәм фәнни оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Ул беренчеләрдән булып татар гомуми белем бирү мәктәпләрендә музыка укыту методикасын эшләүгә керешә. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1973 ел).

Мәкаләдәге сылтамалар