АВЗАЛО`ВА Әлфия Авзал кызы (15.1.1933 ел, Башкортстан АССРның Калтасы районы Кабан авылы), җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы. Профессиональ сәхнәгә үзешчән сәнгатьтән килә. 1957 елдан Татар филармониясе артисткасы. ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле солисты буларак, Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында ясаган чыгышлары җырчыга беренче уңышлар алып килә (1957 ел).
Әлфия Авзалова Татар халык җырларын һәм композиторлар иҗат иткән әсәрләрне иң яхшы башкаручыларның берсе. Аның репертуарында башкорт, казакъ, үзбәк, әзәрбайҗан халыклары җырлары да бар. Репертуарын дөнья халыклары (һинд, гарәп, фарсы) җырлары белән баета. Радио, телевидениедән чыгышлар ясый. Мәскәү, Уфа, Ташкент, Себер шәһәрләрендә, Ерак Көнчыгышта гастрольләрдә була. Эстрада артистларының бөтенроссия конкурсы лауреаты. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә.