Табигать белеме

Асфальтит чыгышы

Асфальтит чыгышы

Асфальтит чыгышы – геологик табигать истәлеге. Татарстанның Чирмешән районында Түбән Карамалы авылыннан ерак түгел урнашкан.

Геология – Җир, аның формалашуы һәм үсеше турындагы фән. Термин беренче тапкыр 17 гасырда кулланыла, ә фән үзе 18 гасыр ахыры 19 гасыр башында барлыкка килә. Казан университетында Геология һәм нефть-газ технологияләре институты бар.

Геологлар ачыклавынча, Урта инештәге асфальтитның чыгышы араларында битум яткан борынгы Пермь токымнары катламнары белән бәйле. Шулай ук биредә Казан ярусының каты токымнарында балчыксыл туфрак һәм балчык бар. Алар асфальтит – оксидлашкан куе нефть – белән туенган. Өслеккә чыккан асфальтит борынгы рельеф иңкүлекләре төбендә туплана, шул рәвешле битум күле барлыкка килә.

Борынгы җан ияләре ул күлгә төшкәч, тозакка эләгеп, мәңгегә шунда калганнар. Хәзерге вакытта галимнәр аларның калдыкларын кызыксынып өйрәнә. Биредә 8 моллюск, 1 амфибия, 37 кош, 30 бөҗәк, 18 имезүче, үсемлекләрнең 8 төре табылган.

Казылмаларны тикшерү Казан университетының тарихи геология һәм палеонтология кафедрасына нигез салучы һәм аның беренче мөдире В. А. Чердынцев (1941, 1944) тарафыннан башкарыла. Фәнни тасвирламаны Н. К. Верещагин (1953) эшли.

4 га мәйданлы табигать истәлеген сыйфатлары һәм әһәмияте буенча танылган Старуни (Көнбатыш Украина), Бинагадах (Азәрбайҗан), Ранчо ля Бреа (АКШ) асфальтит чыгышлары белән чагыштырырга мөмкин. Ул геология һәм палеонтология фәне өчен зур әһәмияткә ия.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/vyhod-asfaltita

http://www.fnperm.ru/чердынцев-виктор-алексеевич-.aspx