Советлар Союзы Геройлары

Асаф Абдрахманов

Асаф Абдрахманов

Асаф Габдрахманов – Бөек Ватан сугышы герое

Асаф Котдус улы Габдрахманов 1918 елның 20 декабрендә Әгерҗе шәһәрендә туа. Бала чагында Иж-Бубый авылында яши һәм шунда ук тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый.

Казанда авиация техникумын тәмамлап, заводта техник-монтажчы булып эшли.

1939 елда Асаф Габдрахманов Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә башлый. 1942 елда ул, Югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлый. Яшь лейтенант Азов хәрби флотилиясендә бронекатер командиры вазифасына билгеләнә.

1943 елда Асаф Габдрахманов катерлар төркеме составында дошманга каршы каты сугышларда катнаша. Керчь бугазын кичкәндә, өлкән лейтенант Габдрахмановның бронекатеры штурм отрядларын җиргә төшерә һәм күп тапкырлар сугыш кирәк-яраклары китерә.

Бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен 1944 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соң Асаф Габдрахманов диңгез флотында хезмәт итүен дәвам итә. 1973 елда лаеклы ялга чыга. Севастополь шәһәрендә яши, 2000 елда вафат була.

Аның батырлыгы һәм туган илгә тугрылыгы - безгә үрнәк!