ӘРМӘН КОЛОНИЯСЕ, урта гасырларда Болгар шәһәренең көнбатыш читендә урнашкан әрмәннәр бистәсе. Алтын Урда чорында (XIII–XIVйөзләр) зур үсешкә ирешә. 1721 елда Пётр I Болгар хәрабәләре белән танышып йөргәндә әрмәнчә язулы христиан кабер ташлары таба. 1862 елда француз шәркыятьчесе М.И. Броссе аларның 1321 һәм 1335 елларда язылуын ачыклый. Әрмән колониясе территориясендә күк төстәге балчык савытлар, XIII–XIV йөзләрдә сугылган Алтын Урда акчалары, XVI–XVII йөзләргә караган шомартылган көмешсу-кара чүлмәкләр табыла. 1945 елда уздырылган казу эшләре вакытында 113 христиан кабере тикшерелә. Антрополог М.М. Герасимов, кабердән чыккан баш сөякләренә нигезләнеп, биредә яшәүчеләрнең портретларын реконструкцияли. Арада гарәп язулы ике кабер ташы да була. Каберләрдә алтын һәм көмеш алкалар, боҗра рәвешле һәм энҗе куелган асылмалар, алтын-көмеш җепләр белән чигелгән биюче кеше сыннары, үсемлек бизәкләре, гарәп хәрефләре төшкән парча һәм ефәк тукымалар табыла.