Фән

АРКАДИЙ ПАВЛОВИЧ НЕСТЕРОВ

АРКАДИЙ ПАВЛОВИЧ НЕСТЕРОВ

Аркадий Павлович Нестеров (1923–2009) – офтальмолог, медицина фәннәре докторы, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе.

***

Офтальмология – медицинада күзләрнең күрү сәләте турындагы фән.

***

А. П. Нестеров Самара губернасының Бузулук шәһәрендә (хәзерге Оренбург өлкәсе) туган. 1941 елда урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый, 1946 елның октябренә кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан соң Куйбышев дәүләт медицина институтына укырга керә. 1952 елда аны тәмамлагач, укуын ординатурада (табибларның әзерлек дәрәҗәсен күтәрүнең югары формасы) һәм аспирантурада (галимнәр әзерләү формасы) институтның күз авырулары кафедрасында дәвам итә.

1956 елда А. П. Нестеров кандидатлык диссертациясен яклый. Ул күзнең мөгез катлавын (күзнең тышкы катлавының үтәкүренмәле өлеше) күчереп утырту буенча операцияләр үткәрүгә багышлана. Галим Куйбышев медицина институтында күз авырулары кафедрасы ассистенты була.

1964 елда А. П. Нестеров докторлык диссертациясен яклый һәм конкурс буенча Казан медицина институтының күз авырулары кафедрасы мөдире вазифасына сайлана.

1974 елда А. П. Нестеров Мәскәүдә Н.И. Пирогов исемендәге институтта (бүген - Н. И. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университеты) дәвалау факультетының күз авырулары кафедрасы мөдире була. Соңрак, 1976 елдан алып, галим шулай ук күзләр микрохирургиясе проблемалары буенча фәнни тикшеренү лабораториясе белән җитәкчелек итә.

1978 елда А. П. Нестеров СССР Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (кече әгъзасы) итеп сайлана, ә 1993 елда Россия Медицина фәннәре академиясе академигы була.

1997 елда А. П. Нестеров Россия дәүләт медицина университеты күз авырулары кафедрасының мактаулы мөдире итеп сайлана, шулай ук ул «Күзләр микрохирургиясе» лабораториясе һәм академик фәнни төркем белән җитәкчелек итә.

1999 елда Мәскәүнең Сәламәтлек саклау комитеты боерыгы белән Мәскәү глаукома (күз авыруы, күз басымы югары булып, күзнең күрү үткенлеге югала) үзәге оештырыла. Аның җитәкчесе итеп А. П. Нестеров билгеләнә.

2000 елдан галим Медицина һәм сәламәтлекне саклау оешмасы әгъзасы булып тора, Россия Хөкүмәте премияләрен бирү советына керә, «Вестник офтальмологии» һәм «Казанский медицинский журнал» басмаларының мөхәррире булып эшли.

Моннан тыш, А. П. Нестеров:

Казан дәүләт медицина университетының Шәрәфле профессоры;

Россия Медицина фәннәре академиясе Клиник медицина бүлегенең академик-секретаре урынбасары;

Мәскәүнең Офтальмологлар җәмгыяте рәисе;

РФ Президенты Хакимияте каршындагы Медицина үзәге консультанты;

үзе оештырган «Клиническая офтальмология» журналының җаваплы мөхәррире;

Россия офтальмологларының фәнни җәмгыяте президиумы әгъзасы;

Халыкара офтальмологлар конгрессы каршындагы Халыкара глаукома җәмгыятенең өлкән әгъзасы була.

А. П. Нестеров – офтальмологиядә күзнең гидростатикасы һәм гидродинамикасы (күз эчендәге сыеклыкларның хәрәкәтен өйрәнә) юнәлешенә нигез салучыларның берсе. Ул «Нестеров эффекты» дигән күренешне ача, бу күренеш вакытында күздән сыеклык агып чыкканда катнаша торган кан тамыры артык кысыла.

А. П. Нестеров – документлар белән расланган 29 ачыш авторы. Фәнгә керткән өлеше өчен ул бик күп премияләргә ия була, алар арасында СССР Медицина фәннәре академиясенең М. И. Авербах исемендәге премиясе һәм Россия Медицина фәннәре академиясенең Н. И. Пирогов исемендәге премиясе дә бар.