Тарих

АРХИЕРЕЙ ЙОРТЫ

АРХИЕРЕЙ ЙОРТЫ

АРХИЕРЕЙ ЙОРТЫ, Казанда епархия башлыгының биләмәләре белән идарә итү оешмасы.

Архиерей йорты Архиепископ Гурий заманында барлыкка килә. 1555–1556 елларда аңа элеккеге Казан ханнары биләмәләренең бер өлеше бүлеп бирелә, соңрак шул җирләрдә Болак аръягы Архиерей бистәсе оеша. XVIII йөз уртасында Архиерей йорты 23 зур авыл, 28 авыл һәм башка торак урыннарына хуҗа була. Аның вазифаларына чиркәү җирләрендәге халыктан салым җыю һәм хөкем итү, башкарылырга тиешле йөкләмәләрнең күләмен билгеләү керә.

1723 елда Архиерей йорты акчасына төбәктә беренче христиан дини белем бирү йорты- Славян-латин мәктәбе ачыла. 1773 елда ул тулы программа белән укыта башлый һәм семинария статусы ала.

XIX йөз ахырында Архиерей йорты идарә итү институты буларак яшәүдән туктый, аның зур биләмәләреннән нибары архиерейның Кремльдәге йорты, Воскресение монастырендагы җәйге йорты гына кала.

Мәкаләдәге сылтамалар