География

АРГИЛЛИТ

АРГИЛЛИТ (грекчадан argillos - балчык һәм lэthos - таш).

Тыгызлану, сусызлану һәм цементлану нәтиҗәсендә балчыктан хасил булган утырма тау токымы. Кварц, кыр шпаты һәм карбонатлар катнашындагы балчыксыл минераллардан гыйбарәт, 40-60% өлеше 0,01мм дан кимрәк үлчәмле кисәкчекләрдән тора. Балчыклардан аеруча катылыгы һәм суда җебемәүчәнлеге белән аерыла. Татарстан Республикасында палеозой катламнарында таралган, су үткәрмәүчән катлам нефть һәм газ ятмаларына капкач ролен үти. Цемент, керамзит һәм сирәк очракларда төзелеш керамикасы әзерләү өчен чимал. Гиббсит катнаш каолин аргиллитларын утка чыдам материал (флинтклей) итеп файдаланырга мөмкин.