Тарих

ГАРӘП СӘЯХӘТЧЕСЕ ИБНЕ БАТТУТА САРАЙ ШӘҺӘРЕ ТУРЫНДА

ГАРӘП СӘЯХӘТЧЕСЕ ИБНЕ БАТТУТА САРАЙ ШӘҺӘРЕ ТУРЫНДА

Нихаять, без Сарай шәһәренә килеп җиттек. Ул Сарай-Бәркә буларак мәгълүм. Бу Үзбәк солтанның башкаласы... Сарай шәһәре – гаҗәеп матур вә биниһая зур шәһәрдер, ул тигез җирдә утыра, халкы күп, урамнары киң, базарлары матур. Көннәрдән бер көнне аксакал белән шәһәр әйләнмәк, аның зурлыгын чамаламак булдык. Үзебез шәһәрнең бер башында яшәп, иртән сәфәр кылган идек, икенче башына өйләдән соң гына барып җиттек... Бушлык та, бакча-мазар да юк, рәттән өйләр тезелгән. Шәһәрдә унөч Җамигъ мәчет булып, башкалары бихисаптыр...

Анда төрле халык яши: Монголлар – (илнең) чын хуҗалары, аларның кайберләре мөселманнар; мөселман булган аслар; кыпчаклар; черкеслар; насара булган урыслар һәм византиялеләр (румлылар). Һәр халык үзенең җир кишәрлегендә аерым яши; шунда ук аларның базарлары. Ә Сүриядән, Мисырдан, Гыйракның икесеннән дә килгән сәүдәгәрләр һәм чит ил кешеләре (махсус) бер җирдә яшиләр. Анда сәүдәгәрләрнең малларын дивар каплап тора. Андагы солтан сарае Алтынбаш исемле иде.