Тарих

ГАРӘП ТАРИХЧЫСЫ ИБНЕ ӘЛ-ӘСИР 1223 ЕЛДА БОЛГАРЛАРНЫҢ МОНГОЛЛАР БЕЛӘН СУГЫШЫ ТУРЫНДА

ГАРӘП ТАРИХЧЫСЫ ИБНЕ ӘЛ-ӘСИР 1223 ЕЛДА БОЛГАРЛАРНЫҢ МОНГОЛЛАР БЕЛӘН СУГЫШЫ ТУРЫНДА

Болгар халкы аларның (монголларның) якынлашуы хакында ишеткәч, аларны берничә урында сагалап торалар, аларга каршы чыгалар, хәйлә белән камалышка алып, аларга тылдан һөҗүм итәләр; аларга төрле яктан кылыч кадыйлар, күбесен үтерәләр, бик азы гына исән кала. Алар 4000ләп кеше булган, диләр. Аннан үзләренең патшалары Чыңгыз хан янына кайтырга дип, Саксинга киткәннәр; һәм кыпчак җирләре алардан азат ителгән; исән калганнары үз җирләренә әйләнеп кайтканнар...