Музыка

АПАНАЕВ Вәли Закир улы

АПАНАЕВ Вәли Закир улы

АПАНА`ЕВ Вәли Закир улы (Мөхәммәтвәли Мөхәммәтзакир) (30.8.1889 ел, Казан – 1922 ел, Казан), скрипкачы, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Сәүдәгәр Апанаевлар нәселеннән.

Казан музыка училищесендә белем ала. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый һәм Казан университетында ике курс укый, студентлар хәрәкәтендә катнашканы өчен аннан куыла. Демократик карашлы татар зыялылары вәкиле. Беренче татар концертларында катнаша. Аның репертуарында скрипка өчен дөнья халыклары һәм татар халык көйләре була. Солист буларак та чыгышлар ясый, инструменталь ансамбльләрдә скрипка, мандолина, гармуннарда уйный. 1907 елда Шәрекъ клубында инструменталь ансамбль оештыра. Шушы клубта һәм өй шартларында уйнау өчен пьесалар яза, шулар арасыннан иң әһәмиятлесе – Казан ханлыгы чорына караган «Сөембикә» пьесасы; әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнә.