АНТИЦИКЛОН (грекчадан anti - каршы һәм циклон), атмосфера басымы чагыштырмача югары булган һава массасы. Һава торышын билгеләүче карталарда йомык изобаралар (бертигез басым сызыклары) белән күрсәтелә һәм иң югары басымлы үзәгендә «В» хәрефе белән билгеләнә. Антициклон – зур масштаблы циркуляция ясаучы барик өермә; үлчәмнәре горизонталь буенча 1000 км дан 6000км га, вертикаль буенча 2 км дан 12 км га кадәр; төньяк ярымшарда һава хәрәкәте сәгать теле йөреше уңаена, көньяк ярымшарда - киресенчә. Төньяк ярымшарда антициклонның көнчыгыш өлешендә һава массаларының күчеше күп очракта төньяктан, көнбатыш өлешендә көньяктан була. Антициклон үзәгендә өстән аска таба төшүче һава агымнары өстенлек итә, шуңа күрә гадәттә биредә тыныч, аяз һәм аз болытлы, явымсыз, сирәк кенә томанлы һава торышы күзәтелә. Атмосферада, циклоннар белән беррәттән, антициклоннар көн саен барлыкка килә, үзгәрә һәм хәрәкәт итә. Хәрәкәтчән антициклонның уртача тизлеге 30 км/сәг тирәсе.
Антициклон тибындагы һава торышы Татарстанда елына уртача 192 көн, апрельдә ешрак – 17 көн, июльдә сирәгрәк – 14 көн күзәтелә. Кышын – көнчыгыш антициклон, җәен көнбатыш антициклон өстенлек итә, язын һәм көзен аларның кабатланышы чагыштырмача бертигез. Көнчыгыш антициклон кышын, гадәттә, Себердән коры салкын һава, җәен Урта Азиядән җылы һава агымы алып килә; көнбатыш антициклон кышын һәм җәен Атлантик океаннан дымлырак һава массалары китерә. Шактый кискен һәм көчле суытулар Арктика һавасын күчерүче төньяк һәм төньяк-көнчыгыш антициклонга бәйле, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан җылы тропик һава массалары керә.