Тарих

ҖАНГАЛИ ХӘРӘКӘТЕ

ҖАНГАЛИ ХӘРӘКӘТЕ, Ута Идел һәм Урал буйларындагы ясаклы һәм йомышлы кешеләрнең 1615–1616 елларда Россия хөкүмәтенә каршы кузгалышы. Анда татарлар, чуашлар, удмуртлар катнаша. Җитәкчесе – Җангали. Сәбәбе – салымнарның чиктән тыш күп булуы.

Җангали хәрәкәте 1615 елның август ахыры – сентябрь башында Орёл шәһәре янында полякларга каршы көрәшкән Казан сугышчылары Россия армиясеннән киткәч башлана. Баш күтәрүчеләр Түбән Новгород – Казан юлын ябалар, Арзамас һәм Муром шәһәрләренә яу белән барырга әзерләнәләр; Казан шәһәре бистәләрен камыйлар; Сарапул һәм Усы кирмәннәрен яулап алырга омтылалар; кайбер стрелецлар отрядларын тар-мар итәләр.

Баш күтәрүчеләр Сарапул һәм Усы янында сәнәгатьче Строгановлар коралландырган отрядлар тарафыннан тар-мар ителә. Җангали әсирлеккә эләгә. Әсир итеп алынган дистәләрчә кеше җәзалап үтерелә.

Мәкаләдәге сылтамалар