Советлар Союзы Геройлары

Андрей Кошкин

Андрей Кошкин

Андрей Кошкин – батыр сугышчы

Андрей Евдокимович Кошкин Татарстанның Кайбыч районы Зур Подберезье авылында крестьян гаиләсендә туган.

Авыл мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли, аннары Волжск каласына күченә.

1941 елның июнендә ул Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Днепр елгасы янында сугышканда, дошман гаскәрләрен тар-мар итүгә зур өлеш кертә.

Батырлыгы

1943 елның 5 сентябрендә Андрей Кошкин, үз төркеме белән дошман тылына үтеп, корал складын һәм 15 фашистны юк итә. Кире кайтканда, 3 дошманны үтерә, 5сен әсирлеккә ала.

29 сентябрьдә Днепрны кичкәннән соң, дошманның яшерен документларына тап була.

5 октябрьдә Андрей Кошкин җитәкчелегендәге разведчиклар дошманның ягулык һәм корал складын юк итә.

8-9 октябрь көннәрендә, беренчеләрдән булып, һөҗүмгә күчә, кул сугышына күчеп, тагын 3 фашистны юк итә.

Бүләкләре

1944 елның 22 февралендә Андрей Кошкинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Герой исеме белән бергә "Алтын Йолдыз" медале һәм Ленин ордены тапшырыла.

Кызыл Байрак ордены (1943).

Сугыштан соң Андрей Кошкин Волжск каласында яши. 1958 елның 30 гыйнварында вафат була.

Хәтер

Волжскида аның бюсты куелган.

Ул эшләгән комбинат каршында портреты эленгән.

Шәһәрнең бер урамы аның исеме белән аталган.

Туган авылында мәктәп аның исемен йөртә.

Андрей Кошкин — безнең горурлык, аның батырлыгын онытмаска тиеш!