Андрей Иванович Анастасиев (1852–1919) – күренекле педагог галим, мәгърифәтче.
Сембер губернасының Ходары авылында (хәзерге Чувашия территориясе) туа.
Сембер руханилар семинариясендә (булачак руханилар өчен уку йорты) укый, 1874 елда Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә һәм 1878 елда фән кандидаты дәрәҗәсен ала.
Чувашиянең Порецкое авылындагы укытучылар (башлангыч мәктәп укытучыларын әзерли торган) семинариясендә рус теле укыта. Аннары Казан укытучылар институтында дәресләр алып бара.
1895 елдан Сембер һәм Самара губернасының берничә өязендә халык училищеләре инспекторы булып хезмәт куя. Эш ярлы-ябагай гаиләләре балалары белем ала торган башлангыч мәктәпләрдәге тәртипне һәм өлгерешне күзәтүдән гыйбарәт була.
А.и. Анастасиев укытучылар әзерли торган белем йортларын үстерүгә күп көч куя. Галим үзе Казан укытучылар институтында педагогика укыта, аның тырышлыгы белән бу фән алдынгы дисциплиналарның берсенә әверелә. 1896 елда галимне шул ук институтның директоры итеп билгелиләр.
1894 елда А.и. Анастасиев «Шәһәр һәм авыл укытучысы» журналын чыгара башлый. Журнал башта Сембердә (1896 елга кадәр), аннары Казанда (1897 елдан 1899 елга кадәр) басыла. ул илдә уку-укыту эшенә багышланган бердәнбер шәхси (дәүләтнеке булмаган) журнал була.
1902 елда А.и. Анастасиев Вятка губернасы (хәзер бу Киров өлкәсе һәм Удмуртия территориясе) халык училищелары башлыгы була.
1908 елның сентябрендә педагог сәламәтлеге какшау сәбәпле отставкага китә.
А.и. Анастасиев Россиядәге һәр кеше башлангыч белем алырга тиеш дип саный һәм шуның өчен җан атып йөри. Галим педагогикага караган әһәмиятле хезмәтләр яза, рус телен укыту ысулларын камилләштерә. А.и. Анастасиевның кайбер басмалары татарларга аң-белем бирү проблемаларына багышланган.