Музыка

АЛТЫНЧӘЧ

АЛТЫНЧӘЧ

АЛТЫНЧӘ`Ч, татар мифологиясендә тау куышында яшәүче рух; башка дөнья вәкиле; яшерелгән байлыкларны саклаучы дигән мәгънәләргә ия герой. Урта гасырлар (болгар) чоры риваятьләрендә, ихтимал, тарихи вакыйгалар йогынтысында (болгар халкының дәүләт бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклау көрәше барышында) Алтынчәч образы сугышчы хатын-кыз рәвешенә кергән. Халык әкиятләрендә ул гаҗәеп белемнәргә һәм сәләтләргә ия игелекле кыз.