Туганнарча мөнәсәбәтебезне белдереп һәм сәлам юллап, Сезнең тарафтан җибәрелгән илче карачы Бахатурның килеп җитүен хәбәр итәбез. Ул безгә Сезнең исән-сау булуыгыз турында хәбәр итте һәм яулап алынган шәһәрләр хакында хәбәр җиткерде; без исә аның сүзләрен ишеткәч, чиксез шат булдык. Аллаһыга шөкер, эшләр уңышлы тәмамланган. Безнең һәм Сезнең арадагы туганлык җепләре бер-беребезгә хөрмәт нигезендә ачык күренә. Әлеге көннәрдән һәм еллардан соң, (туганлык һәм дуслык) какшамасын, илчеләребез йөреп торсын, дуслык һәм туганлык көннән-көн ныгысын. Шундый максатлар белән Сезгә илче итеп бертуганымның улын җибәрәм, аның исеме – Газиз Хуҗа. Чыңгыз ханның бер улы – мин, тагын берсе – Газиз Хуҗа . Алга таба Аллаһ ярдәме белән безнең һәм Сезнең арада шулай итеп дуслык ныгыр; Аллаһыга шөкер, киләсе елларга дуслар һәм дошманнар арасында исем калыр. Әгәр Сез берәр юнәлештә яуга китәсез икән, без үз ягыбыздан Сезгә ярдәмгә әзер. Сүземне тәмамлап, бүгенге көннән башлап (дип ышанабыз), әгәр Сез безнең һәм Сезнең арада туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуда файдалы чара буларак (эш) башларга уйлыйсыз икән, теләсә кайсы эш (эшләү) Сезнең хакимлектә. Шулай дип әйтеп, Сез галиҗанәпләргә (безнең тарафтан) зур сәламнәр һәм кечкенә генә бүләк белән илче җибәрелде. 882 елның Сәфәр ае уртасында язылды.
Дусларча сәлам. Әхмәд ибне Мөхәммәд ибне Тимер хан