Алексей Васильевич Нечаев (1864–1915) – күренекле геолог, географ, палеонтолог, минералогия һәм геология докторы.
А. В. Нечаев рухани гаиләсендә туган.
1882 елда Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1887 елда табигать фәннәре кандидаты була һәм университетта кала. 1889 елда Геология кабинетының саклаучы хезмәткәре була. 1889 елда университетның Табигать фәннәре белгечләре җәмгыяте секретаре була. 1895 елда «Флора пермских отложений восточной полосы Европейской России» темасына магистрлык диссертациясен яклый һәм минералогия (минераллар турындагы фән) һәм геогнозия (географиянең - Җир турындагы фәннең элекке атамасы) магистры дәрәҗәсен ала; минералогия һәм геология кафедрасында укыта башлый. Өч елдан соң, 1898 елда, - фән докторы, 1899 елда даими вазыйфасыз профессор була.
1899 елда А. В. Нечаев Киевка күчеп китә. Анда ул политехника институтында минералогия һәм геология кафедарсының даими профессоры вазыйфасында эшли.
1903–1911 елларда галим химия бүлегенең деканы итеп сайлана. Уку йортындагы үзгәрешләр белән килешмичә, институттан китә.
1912 елда Петербургка күчеп килә, анда Геология комитетында эшли.
А. В. Нечаевның фәнни хезмәте Россиянең Европа өлешендәге пермь системасын (Пермь губернасында табылганга шулай атала) өйрәнү белән бәйле. Пермь системасы - Җир үсешендә 44 млн ел дәвам иткән чор, 252 млн ел элек тәмамланган. Чагыштыру өчен, кеше планетада 2,5 млн элек барлыкка килгән. Пермь системасын галимнәр 1841 елда ача, А.В. Нечаев аның ярусларын (катламнарын) билгеләүгә үз өлешен кертә: Уфа, Казан, Татар яруслары. Болар барысы да өске ярусларга, ягъни әлеге дәвернең чагыштырмача соңгы чорларына карый һәм җир өслегенә якынрак урнашкан. Галим - шулай ук күренекле палеонтолог - калдыклары тау токымнарында табылган борынгы организмнар буенча белгеч тә.
Казан университеты геологлары белән бергәләп, А. В. Нечаев Казан губернасының геологик картасын төзи. Мондый карталар билгеле бер территориядә Җир кабыгының төзелешен күрсәтә, алар файдалы казылмаларны өйрәнү, территорияләрне үзләштерү һәм төзелешләр алып бару өчен кирәк. А. В. Нечаев фосфоритлар ятмаларына аерым игътибар бирә.
А. В. Нечаев минералогия, табигать белеме, табигать тарихы һәм башка предметлар буенча дәреслекләр дә яза.