Фән

АЛЕКСАНДР ПЕТРОВИЧ НОРДЕН

АЛЕКСАНДР ПЕТРОВИЧ НОРДЕН

Александр Петрович Норден (1904–1993) – математик, геометр, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РСФСРның, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Казан геометрия мәктәбенә нигез салучы.

А. П. Норден Саратовта туган. 1926 елда Мәскәү университетының математика факультетына укырга керә. 1930 елда аны тәмамлаганнан соң, Математика һәм механика институты каршындагы аспирантурада кала.

1930 елдан алып, А. П. Норден Мәскәү университетының физика факультетында укыта башлый: башта ассистент буларак, соңрак доцент (укытучы) һәм профессор вазыйфасында.

1932 елда А. П. Норден – фән кандидаты, 1937 елда фән докторы була. Үзенең тикшеренүләрендә математик үз чорының иң заманча алымнарын куллана.

1941 елда галим Новосибирск тимер юл транспорты хәрби инженерлары институтының математика кафедрасы мөдире итеп билгеләнә.

1945 елдан А. П. Норден Казан университетының геометрия кафедрасын җитәкли. Казанда ул актив рәвештә дифференциаль геометрия (геометриянең бер бүлеге, анда геометрия объектлары математика ярдәмендә өйрәнелә) буенча тикшеренүләр алып бара, математика тарихын өйрәнә.

А. П. Норден – Казан геометрия мәктәбен оештыручыларның берсе. Моннан тыш, ул – чит телләргә тәрҗемә ителгән күп кенә тикшеренүләр һәм геометрия дәреслекләре авторы.

Геометрия турындагы күзаллауларны тамырдан үзгәрткән Н. И. Лобачевскийның хезмәтләренең икенче һәм өченче томнары А. П. Норден редакциясендә һәм аны шәрехләмәләре белән басыла.

1957 елдан 1979 елга кадәр А. П. Норден «Известия вузов. Математика» журналын оештыручы һәм аның баш мөхәррире була. 1950–1993 елларда –Казан физика-математика җәмгыятенең рәисе.

1992 елда А. П. Норден Н. И. Лобачевский исемендәге «Геометрия өлкәсендә күренекле хезмәтләре өчен» медаленә ия булган беренче кеше була.