Фән

АЛЕКСАНДР ПЕТРОВИЧ КОТЕЛЬНИКОВ

АЛЕКСАНДР ПЕТРОВИЧ КОТЕЛЬНИКОВ

Александр Петрович Котельников (1865-1944) – математик һәм механик, техник фәннәр докторы, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Галим, математик һәм механик П.И. Котельниковның улы.

А.П. Котельников Казанда туа. 1883 елда ул Казан гимназиясен көмеш медаль белән тәмамлый, Санкт-Петербург технология институтына укырга керә. 1884 елда Казан университетының физика-математика факультетына математика бүлегенә укырга күчә.

Укуын тәмамлаганнан соң, А.П. Котельников университетта профессорлык дәрәҗәсен алырга әзерләнер өчен калдырыла.

1893 елда, гамәли математика буенча магистрлык имтиханын тапшыргач, ул Казан университетында приват-доцент (төп хезмәткәрләр исәбенә керми торган укытучы) булып кала. А.П. Котельников график статистика (мәсьәләләрне графиклар һәм диаграммалар төзү аша чишү ысулы) белән тыгызлык теориясен (һәртөрле көчләр тәэсире нәтиҗәсендә тыгыз каты җисемнәрнең ничек үзгәрүен өйрәнә) укытырга кала. Шулай ук галим студентлар белән теоретик механиканы (объектларның хәрәкәте һәм үзара тәэсир итешүе) өйрәнә.

1899 елда А.П. Котельников Киев политехника институтының теоретик механика кафедрасы мөдире итеп куела. Анда ул дүрт ел дәвамында теоретик механика буенча төп курсны укый.

1903 елда конкурс буенча ул Казан университетында саф математика (реаль чынбарлык белән бәйле булмаган темаларны өйрәнә) кафедрасында урын ала.

1914 елда А.П. Котельников Киев университетындагы саф математика кафедрасына күчә.

1924 елда конкурс буенча Мәскәү югары техник училищесында теоретик механика кафедрасын җитәкләргә урнаша, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда профессор булып хезмәт итә.

1927 елда галим «Точки Бурместера, их свойства и построение» дигән хезмәтен бастыра. Ул хезмәттә яссы механизмнар кинематикасы (механизмнарның хәрәкәтен әлеге хәрәкәтне тудырган сәбәпләрдән азат рәвештә өйрәнә) турында сүз бара.

Шунысы игътибарга лаек: А.П. Котельников Н.Е. Жуковский (аэродинамикага нигез салучы) белән Н.И. Лобачевский (яңа геометрияне ачкан бөек математик) хезмәтләренең тулы тупланмасын бастырып чыгаруны оештыра, катлаулы редакторлык эшен башкара.

А.П. Котельниковның фәнгә керткән өлеше бәһаләп бетергесез. Ул механика нигезләрен (җисемнәрнең хәрәкәте турындагы фән) һәм кәкре пространстволарда векторлы исәпләүләрне (векторлары – юнәлеше булган кисемтәләр) эшкәртә; Н.И Лобачевский геометриясен, А. Эйнштейн белән Галилей-Ньютон механикасын яңача аңлауны тәкъдим итә. А.П. Котельников – югарыда санап чыккан темалар буенча дәреслекләр авторы.

1934 елда галим техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә лаек була һәм “РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе” исеменә ирешә.