Фән

АЛЕКСАНДР НИКОЛАЕВИЧ МИСЛАВСКИЙ

АЛЕКСАНДР НИКОЛАЕВИЧ МИСЛАВСКИЙ

Александр Николаевич Миславский (1880-1958) – совет гистологы, медицина докторы, профессор, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Бөтенсоюз анатомнар, гистологлар һәм эмбриологлар фәнни җәмгыятенең Татар бүлеге рәисе. А.Н. Миславский – даһи физиолог Н.А. Миславскийның улы, Казан университетының Шәрәфле докторы, хирург һәм физиолог А.А. Миславскийның оныгы.

Галимне лаеклы рәвештә Казан физиология мәктәбенә нигез салучылардан дип исәплиләр.

***

Гистология – микроскоп ярдәмендә тере организмнарның тукымалары төзелешен һәм функцияләрен өйрәнә.

Физиология – тере организмнарда бара торган процесслар турындагы фән.

***

А.Н. Миславский Казанда туган. Балачагы Екатеринбург шәһәрендә уза, шунда ул гимназиядә белем ала. 1898 елда А.Н. Миславский Казан университетының медицина факультетына укырга керә. Студент елларында булачак галимне гистология җәлеп итә. Аның остазы – нейрогистология (баш мие, нерв тукымалары, нерв күзәнәкләрен өйрәнә) мәктәбенә нигез салучы атаклы профессор К.А. Арнштейн була.

1904 елда А.Н. Миславский, барлык фәннәрне “отлично”га тапшырып, диплом ала да медицина факультетының гистология кафедрасында прозектор (анатомияне өйрәнә торган препаратлар белән эшли торган белгеч) ярдәмчесе булып хезмәт итә башлый.

1909 елда докторлык диссертациясен яклый.

1911-1912 елларда галим немец шәһәре Тюбингенда гистолог М. Гейденгайнда эшли һәм белемен арттыра, шулай ук Парижда Л.О. Пренан исемле академикта укый.

1913 елда ул кире Казанга әйләнеп кайта һәм приват-доцент (төп хезмәткәрләр исәбенә керми торган укытучы) вазыйфасына керешә, 1915 елдан өлкән ассистент була.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында (1914-1918 еллар) А.Н. Миславский Кызыл Хачның (хәрби конфликтларда зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтә торган оешма) яраларны бәйләүчеләр отрядында сугышның алдынгы сызыгында табиб булып эшли.

1918 елда ул Казан университетының медицина факультетында гистология кафедрасы профессоры була. Әлеге факультет медицина институты итеп үзгәртелгәндә, А.Н. Миславский аның җитәкчесе урынбасары вазыйфасын үз өстенә ала, гистология кафедрасын җитәкли.

1935-1949 елларда А.Н. Миславский кеше гәүдәсенең төрле органнарын һәм тукымаларын актив өйрәнә, фәнни тикшеренүләр белән җитәкчелек итә.

1939 елда ул “РСФСРның атказанган фән эшлеклесе” исеменә лаек була. Ул аны фәнгә керткән зур өлеше өчен ала.

1953 елда Бөтенсоюз анатомнар, гистологлар һәм эмбриологлар фәнни җәмгыятенең Татар бүлеге ачыла. А.Н. Миславский аның рәисе сайлана.

А.Н. Миславский - гистология һәм физиология буенча 20дән артык гаять әһәмиятле хезмәт авторы. Аның укучылары арасында Б И. Лаврентьев, Н.Г. Колосов, Ю.М. Лазовский, И.Ф. Иванов бар. Алар барысы да фәндә үз эзләрен калдырган шәхесләр.