Фән

АЛЕКСАНДР МИХАЙЛОВИЧ ЗАЙЦЕВ

АЛЕКСАНДР МИХАЙЛОВИЧ ЗАЙЦЕВ

Александр Михайлович Зайцев (1841–1910) – химик-органик, химия докторы, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

Казанда туган. 1858 елда Казанның Икенче ирләр гимназиясен уңышлы тәмамлый һәм Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Атаклы галим А.М. Бутлеров лекцияләрен тыңлап, А.М.Зайцев химия белән мавыга башлый.

1862 елда А.М. Зайцев университетны фәннәр кандидаты дәрәҗәсе алу хокукы белән тәмамлый һәм чит илгә озак сәфәргә китә. Ул Марбургта танылган химик Г.Кольбе лабораториясендә һәм Парижда А. Вюрц лабораториясендә эшли. 1866 елда “Тиоэфир оксидлары турында” (тиоэфирлар – нефтьтәге химик матдәләр; аларның структурасында кислород урынында күкерт була) тикшеренүе өчен Лейпциг университеты А.М. Зайцевка фәлсәфә докторы дәрәҗәсен бирә.

1865 елда А.М. Зайцев Казанга кайта һәм А. М. Бутлеров лабораториясендә практикант булып эшли башлый.

1867 елда А.М. Зайцев “Азот кислотасының ике атомлы күкертнең кайбер органик кушылмаларына тәэсире турында” дигән диссертация яклый һәм химия магистры дәрәҗәсен ала.

1869 елда А.М. Зайцев доцент (укытучы) итеп билгеләнә һәм докторлык диссертациясен язу буенча ныклап эшли.

1870 елда докторлык диссертациясен бик уңышлы яклый. Ул “Май кислоталарын аларга туры килә торган алкогольләргә әверелдерүнең яңа ысулы турында” дип атала. Бер елдан соң галим органик химия (составында углерод булган матдәләрне өйрәнә; бу матдәләр барлык тере организмнарда да бар) кафедрасында профессор булып эшли башлый.

1871 ел азагында А.М. Зайцев органик химия кафедрасы һәм лабораториясе мөдире итеп билгеләнә.

1885 елда Россия Фәннәр академиясе А.М.Зайцевны үзенең мөхбир әгъзасы (академиянең кече әгъзасы) итеп сайлый.

А.М.Зайцев берничә тапкыр Рус физика-химия җәмгыятенең Химия бүлеге советы әгъзасы итеп сайлана.

1904 елда А.М. Зайцев җәмгыятьнең химия бүлеге һәм советы рәисе, ә 1905 елда – Рус физика-химия җәмгыяте президенты итеп сайлана.

А.М.Зайцев күп кенә күренекле галим-химиклар: Е. Е. Вагнер, С. Н. Реформатский, И. И. Канонников, А. А. Альбицкий, А.Я. Богородский, А. Е. Арбузов һ. б.ның мөгаллим-остазы була.