Александр Михайлович Бутлеров (1828–1886) – химик, биолог, Казан университеты профессоры, химия фәннәре докторы, Санкт-Петербург Фәннәр Академиясе академигы, Россия органик химия мәктәбенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе.
А.М. Бутлеров Чистай шәһәрендә туа.
1844 елда гимназияне тәмамлый һәм Казан университетына укырга керә, башта табигать фәннәре факультетында ирекле тыңлаучы булып йөри, аннары химия факультеты студентына әйләнә.
1849 елда Бутлеров «Идел-Урал фаунасының көндезге күбәләкләре» эше өчен табигать фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. 1849 елда Казан университетын тәмамлый һәм профессор дәрәҗәсенә әзерлек өчен химия кафедрасында кала. Физика һәм физик география, органик булмаган химиядән лекцияләр укый.
1851 елда «Органик кушылмаларның окисьлашуы турында» магистрлык диссертациясе яклый.
1852 елда а.м. Бутлеровка лаборатория бирелә һәм химия укыту эше йөкләнә.
1854 елда Мәскәү университетында «Эфир майлары турында» докторлык диссертациясен яклый. Бу хезмәт табигый кушылмаларны тикшерүнең чишмә башы була.
1857 елда Германия, Австрия, Италия, Франция, Швейцария һәм Англия лабораторияләренә һәм фәнни үзәкләренә сәфәр кыла. Парижда а.м. Бутлеров метиленнан кушылмалар ясау белән бәйле экспериментлар циклын башлый. Соңыннан бу эшне Казанда дәвам итә.
1861 елда немец табигать фәннәре белгечләре һәм табиблар съездында А.М. Бутлеров органик кушылмалар төзелеше теориясенең төп нигезләрен аңлатып бирә. Яңа теория ярдәмендә а.м. Бутлеров ул вакытка кадәр билгеле булмаган кушылмаларларның барлыгын фаразлый.
1864–1866 елларда галимнең «Органик химияне тулысынча өйрәнүгә кереш» дип аталган хезмәте басылып чыга. Ул фән тарихында химик төзелеш теориясенә нигезләнгән беренче кулланма әсбап була. Китапның немец телендә басылуы теориянең бөтен дөнья химиклары тарафыннан танылуына этәргеч бирә.
Бутлеровның укытучылык эшчәнлеге 35 ел дәвам итә. Ул өч уку йортында: Казан һәм Санкт-Петербург университетларында һәм Югары хатын-кызлар курсларында белем бирә.
1858 елда ординар профессор (билгеле бер фән өлкәсенең алдынгы вәкиле булып, кафедра җитәкләүче профессор) итеп билгеләнә. 1860–1863 елларда ике тапкыр Казан университеты ректоры итеп билгеләнә. А.м. Бутлеров – Казан химия мәктәбенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе.
1861–1862 һәм 1867–1868 елларда а.м. Бутлеров фәнни тикшеренү максатларында Европага тагын ике дәвамлы сәяхәт ясый.
1868 елда Д.и. Менделеев тәкъдиме белән а.м. Бутлеров Санкт-Петербург университетының ординар профессоры итеп сайлана һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.
1870 елда Санкт-Петербург Фәннәр академиясенә экстраординар (кафедрасыз), ә 1874 елда ординар (кафедрасы булган) академик сыйфатында кабул ителә.
1860 еллар ахырында галим АКШ, Германия, Чехия, Лондон химия җәмгыятьләренең, Рус физика-химия җәмгыятенең, Киев һәм Казан университетларының, Медицина-хирургия академиясенең мактаулы әгъзасы була. 1878–1882 елларда Рус физика-химия җәмгыятенең Химия бүлеге президенты һәм рәисе була.
1879 елда а.м. Бутлеров Санкт-Петербург университетында «Соңгы кырык елда химия үсеше тарихы» темасына махсус лекцияләр курсын алып бара.
Актив иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә: Санкт-Петербургта Югары хатын-кызлар курсларын оештыруда катнаша, тыңлаучылар өчен химия лабораториясе оештыра, бушлай укыта.
А.м. Бутлеров авыл хуҗалыгы, умартачылыкка бәйле гамәли әһәмитякә ия мәсьәләләргә дә зур игътибар бирә.
А.м. Бутлеровның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә Казан университеты каршында аның исемендәге фәнни-тикшеренү химия институты оештырыла. Казанның Пушкин урамындагы скверда һәм Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты бинасы каршында галимгә һәйкәлләр куела. Айда бер кратерга аның хөрмәтенә исем бирелгән. Казан федераль университетының химия факультеты а.м. Бутлеров исемендәге химия институты итеп үзгәртелә. Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Даугавпилста, Киевта, Дзержинскида, Чистайда, Волгоградта Бутлеров исемендәге урамнары бар. Аның рәсеме төшерелгән почта маркасы да чыгарылган. Бер күбәләккә дә галим хөрмәтенә исем бирелгән яшел Бутлерова күбәләге (Callophrys butlerovi).
Химия – матдәләр һәм аларның үзлекләре, шулай ук бу матдәләр белән бәйле процесслар турындагы фән.
Органик химия – углеродлы кушылмалар химиясе. Алар барлык тереклектә: кешеләрдә, үсемлекләрдә, хайваннарда бар. Нефть тә – углеродлы кушылмалардан гыйбарәт, чөнки ул кайчандыр җирдә яшәгән тереклек ияләренең калдыкларыннан барлыкка килгән.
Биология – тере организмнар, аларның төзелеше, функцияләре, үсеше, бер-берсе белән һәм әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнеше турындагы фән.