Советлар Союзы Геройлары

Александр Казаков

Александр Казаков

Александр Казаков – кыю капитан

Александр Афанасий улы Казаков 1917 елның 28 маенда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге - Сарман районы) Александровка авылында туа. Туган авылында җиделлык мәктәбен тәмамлый, күмә хуҗалыкта эшли.

1938-1940 елларда хәрби хезмәттә була. Свердловскида хәрби пехота училищесын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы

1941 елның 26 июнендә сугышка китә. 2 нче Белоруссия фронтында укчылар батальоны командиры, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәскәү, Ржев-Вязьма юнәлешләрендә барган сугышларда катнаша. Смоленск янындагы каты сугышта яралана. Белоруссиянең Могилёв өлкәсен азат иткәндә зур батырлык күрсәтә. 1944 елның 23 июнендә Проня елгасын кичеп, Головичи авылы янында дошман оборонасын өзә. 1944 елның 27 июнендә Днепрны кичә, дошман плацдармын кулга төшерә, берничә һөҗүмне кире кайтара.

Әлеге батырлыклары өчен аңа 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Тыныч тормыш еллары

1946 елдан капитан дәрәҗәсендә запаска чыга. Азнакайда яши. 1945-1950 елларда ТАССР Азнакай районы Кәкре Елга машина-трактор станциясендә директор булып эшли.

1950 елның 11 июнендә юл һәлакәтендә вафат була.

Хәтер

Туган авылында урамга аның исеме бирелгән, бюсты һәм һәйкәле бар. 2019 елда Сарман районы Александровка мәктәбенә Советлар Союзы Герое Александр Афанасий улы Казаков исеме бирелә.

2022 елның 22 августында туган авылында, авылга керү юлында стела ачыла.

Бүләкләре

Советлар Союзы Герое исеме белән бергә, “Алтын Йолдыз” медале һәм Ленин ордены (1944)

Кызыл Йолдыз ордены.