Фән

АЛЕКСАНДР ИВАНОВИЧ АЛЕКСАНДРОВ (монахлыкта – Анастасий)

АЛЕКСАНДР ИВАНОВИЧ АЛЕКСАНДРОВ  (монахлыкта – Анастасий)

Александр Иванович Александров (1861–1918) – филолог, чагыштырма тел белеме (телләрнең охшашлыгын һәм аерымлыгын ачыклау өчен өйрәнү) докторы, Казан университетының атказанган профессоры

Казан губернасының (хәзерге Лаеш районы) Байтирәк авылында туа. Беренче белемне Казанның Беренче ир-атлар гимназиясендә ала, аннары 1879 елда Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1883 елда аны тарих-филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсендә тәмамлый һәм профессор дәрәҗәсенә әзерлек өчен университетта калдырыла. Чагыштырма тел белемен һәм санскрит телен (Һиндстанның борынгы теле) өйрәнә.

Танылган профессорлар и.А.Бодуэн де Куртенэ һәм Н.в.Крушевский шәкерте.

1884 елда А.и. Александров белемнәрен камилләштерү өчен Дерпт (хәзерге Тарту) университетына җибәрелә. 1884–1888 елларда Дерпт, Харьков университетларында укыта. 1888 елда Дерпт университетында (немец телендә) «Литва этюдлары: Кушма исемнәр» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1889 елда А.и. Александров Казанга кайта һәм 1911 елга кадәр Казан университетында укыта: чагыштырма тел белеме һәм санскрит теле кафедрасы, славян филологиясе кафедрасы профессоры, тарих-филология факультеты деканы, ректор (университет башлыгы) вазифаларын башкаручы була.

1903–1908 елларда аны «Казан университетының гыйльми язмалары» мөхәррире итеп билгелиләр.

1881–1911 елларда Казан университеты йөкләмәсе белән көньяк славяннарның тарихын, мәдәниятен һәм рухи традицияләрен өйрәнү максатыннан А.И. Александров берничә илгә сәфәр кыла – Далматия, Черногория һәм башка дәүләтләрдә була.

1896 елда Казанда ир балалар өчен якшәмбе мәктәбе ача һәм анда укыта.

1911 елда Анастасий исеме алып, монахлыкка китә. 1911 елдан Казан руханилар академиясенең (чиркәү хезмәткәрләре әзерләп чыгара торган югары уку йорты) профессоры, аннары ректоры, 1913 елдан Петербург руханилар академиясе ректоры була.

А. И. Александров славян тел белеменә, чагыштырма тел белеменә, рус диалектологиясенә (далектлар турында фән), Казан губернасы сөйләшләренә багышланган хезмәтләр яза.