Фән

АЛЕКСАНДР ЕРМИНИНГЕЛЬДОВИЧ ҺӘМ БОРИС АЛЕКСАНДРОВИЧ АРБУЗОВЛАР

АЛЕКСАНДР ЕРМИНИНГЕЛЬДОВИЧ ҺӘМ БОРИС АЛЕКСАНДРОВИЧ АРБУЗОВЛАР

А.Е. һәм Б. А. Арбузовлар – Казанның аталы-уллы күренекле органик-химиклары.

Александр Ерминингельдович Арбузов (1877–1968) – Казан фосфорорганик химия фәнни мәктәбенә нигез салучы, СССР Фәннәр академиясе академигы, Социалистик Хезмәт Герое.

Казан губернасының Арбузов-Баран авылында туа, Казанда яши һәм эшли. Казан университетында белем ала. 1900 елда аны тәмамлаганнан соң, Ново-Александрия авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы институтында укыта.

1906 елда профессор булып эшли башлый. 1911 елда Казан университетының органик химия (барлык тереклекнең нигезендә яткан углерод кушылмаларын өйрәнә) кафедрасы мөдире итеп куела. 1922-1926 елларда - физика-математика факультеты деканы, аннары, 1930-1963 елларда, Казан химия-технология институтының органик химия кафедрасы мөдире булып эшли. Шул ук вакытта 1929-1960 елларда А. Е. Арбузов – Казан университеты каршындагы Химия фәнни-тикшеренү институты директоры; 1945-1963 елларда – Фәннәр академиясенең Казан бүлеге президиумы рәисе һәм 1945-1965 елларда - Химия институты директоры да. 1965 елдан галим СССР Фәннәр академиясе Органик һәм физик химия институтының элементоорганик кушылмалар бүлеге мөдире була.

А.Е. Арбузов тырышлыгы белән 1929 елда Казан университеты каршында А.М. Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институты ачыла. Галим шулай ук Д. И. Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Татарстандагы бүлеген оештыручыларның берсе, әлеге җәмгыятьнең рәисе дә була. А. Е. Арбузов СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалын ачуда актив катнаша (1945 ел).

Шунысы кызык: А.Е. Арбузов химик һәм укытучы гына түгел, талантлы скрипкачы, рәссам да була, үзе пыяладан лаборатория приборлары ясый.

А.Е. Арбузовның төп казанышы – фосфор-углерод бәйләнеше булган органик кушылмаларны өйрәнә торган химия бүлеген үстерү. Бу кушылмалар, мәсәлән, резина, пластмасса һәм пестицидлар җитештерүдә файдаланыла.

***

Борис Александрович Арбузов (1903 (в русском тексте ошибка, 1969 написано) –1991) – А.Е.Арбузов эшен дәвам итүче, Социалистик Хезмәт Герое, атказанган фән һәм техника эшлеклесе. (СССРның?, РСФСРның?ТАССРның?)

Польшаның Ново-Александрия (хәзер - Пулавы) шәһәрендә туган. Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында укый. 1929 елдан 1935 елга кадәр Казан ветеринария институтында эшли. 1931-1938 елларда Казан химия-технология институтында авыр органик синтез (нефть, табигый газ һәм углеводород чималының башка төрләреннән органик матдәләр җитештерү) һәм синтетик каучук (нефть продуктларыннан алына торган сыгылмалы һәм нык ясалма материал) кафедрасы мөдире булып эшли. 1935 елда профессор була. 1936-1938 елларда - химия-технология факультеты деканы.

1938 елдан Б.А. Арбузов Казан университетында эшли:

1967 елга кадәр - органик химия кафедрасы мөдире;

1940-1950 елларда - химия факультеты деканы;

1944 елдан - сектор мөдире;

1960-1989 елларда - Химия фәнни-тикшеренү институты директоры;

-1959-1988 елларда - органик кушылмалар структурасын өйрәнү буенча проблемалы лаборатория башлыгы.

Шуның белән бергә, 1941-1947 елларда Б.А.Арбузов Бөек Ватан сугышы елларында Казанга күчерелгән СССР Фәннәр академиясенең органик химия институтында лаборатория мөдире була. Шулай ук галим 1971-1989 елларда Органик һәм физик химия институты (1965 елга кадәр – СССР Фәннәр академиясенең органик химия институты) каршындагы органик кушылмалар структурасы һәм алалрның реакциягә сәләте лабораториясендә эшли.

Б.А. Арбузов бөтен дөньяда Казан химия фәнни мәктәбенең җитәкчесе буларак билгеле. Галим ылыслы үсемлекләрне махсус яралау ысулларын өйрәнә. Бу үзле сумала – сагыз (живица) алу өчен агач кәүсәләренә махсус җәрәхәтләр ясау процессы. Сагыздан скипидар һәм канифоль алалар, ул лаклар, буяулар, эреткечләр һәм резина составында бар. Б.А. Арбузов ысулы бу файдалы матдәне күбрәк табу мөмкинлеген бирә. Химикның тагын бер мөһим ачышы - пирофос дару препараты һәм октаметил пестициды табу. Б.А.Арбузовның яңа дарулар, хушисләндергечләр һәм башка сәнәгать продуктларын уйлап табуга керткән өлеше дә бик зур.

Галим халыкара фәнни берләшмәләр әгъзасы, чит ил университетлары профессоры була һәм күп бүләкләр ала:

СССР Дәүләт премиясе (1951 ел),

Ленин премиясе (1978 ел),

биш Ленин ордены,

Октябрь Революциясе ордены,

ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены,

Халыклар Дуслыгы ордены,

- медальләр, шул исәптән фосфор элементы ачылуга 300 ел тулу уңаеннан Париж шәһәренең Мактаулы зур көмеш медале.

Б.А.Арбузов, инглиз һәм немец телләрендәге мәкаләләрен дә кертеп санаганда, 1500 дән артык фәнни хезмәт язган.

1971 елдан Казанда А.Е. Арбузовның (1993 елдан – А.Е. һәм Б.А. Арбузовларның) музей-йорты эшли.