АЛАР ИЛГӘ ҖИҢҮ ЯУЛАП КАЙТТЫ

Бу китап - Икенче бөтендөнья сугышы кырларында Җиңү яулап кайткан Татарстан уллары һәм кызларына рәхмәт билгесе. Бу томга Алабуга һәм Кайбыч районнарында туган һәм яшәгән 5007 сугышчы турында мәгълүмат тупланган.

"Хәтер китабы" редакциясе әлеге томны хәзерләүдә булышлык күрсәткән Алабуга һәм Кайбыч районнары хакимиятенә, район хәрби комиссариаты, ЗАГС, җирле үзидарә, архив, музей хезмәткәрләренә, шулай ук җәмәгать һәм ветеран оешмаларына рәхмәт белдерә.

Нәшрият: Редакция "Книга памяти"

Шәһәр: Казан

Нәшер ителү елы: 2011

Битләр саны: 486

ББК: 65

ISBN: 978-5-900018-14-0

Чыганак: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе