Тарих

әл-МӘСГУДИ

әл-МӘСГУДИ Әбү-л Хәсән Гали ибне әл-Хөсәен (әл-Багдади) (896 ел тирәсе, Багдад – 956 яки 957, Фустат шәһәре, Мисыр), гарәп тарихчысы, географы, сәяхәтчесе. Мисырда һәм Сүриядә яши. Гомеренең күпчелек өлешен сәфәрләрдә уздыра, мөселман илләрендә (Иран, Палестина, Йәмән), Һиндстанда, Кавказ аръягында була. 930 елларның 2 нче яртысында Хәзәр (хәзерге Каспий) диңгезе буйларында булып китә, анда Җаек (Урал), Итил (Идел), Кура елгалары тамакларында яшәгән халыкларның тормышы, традицияләре һәм гореф-гадәтләре, Баку, Дербент, Бардау шәһәрләре хакында мәгълүматлар җыя. Аның хезмәтләрендә Хәзәр каганлыгының сәяси системасы тасвирлана: анда, башлыча, болгар аксөякләре вәкилләре идарә итүе, халыкның зур күпчелеге мөселманнар булуы, бары тик мөселман гына вәзир була алуы турында яза. «Муруҗ әз-зәһаб вә мәгадин әл-җәваһир» («Алтын һәм асылташлар мәгъдәннәрен юу урыннары», 943 ел) дигән әсәрендә грекларның, римлыларның, гарәпләрнең җирләре турындагы гомуми географик мәгълүматлар һәм, аерым алганда, Көнчыгыш Европа халыкларына нисбәтле тарихи-этнографик тасвирлама бирелә.