Вәлиев Әкрам — Бөек Ватан сугышы ветераны
Бала чагы һәм сугышка кадәрге тормышы
- Әкрам Искәндәр улы Вшлиев 1924 елның 18 апрелендә Татарстанның Илбәк авылында туа.
- 1934-1935 елларда Уфа балалар йортында тәрбияләнә.
- 7 сыйныфны тәмамлагач, Себергә күчеп китә.
- 1941 елга кадәр Бурят-Монгол АССРда (хәзерге Бурятия) прииск клубы мөдире булып эшли.
Сугышчан юлы
- 1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышында:
- 341 нче укчы полкның отделение командиры (10 нчы гвардия армиясе).
- Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтларында сугыша.
- Смоленск операциясендә (1943), Ленинград камалышын өзүдә, Балтыйк буен азат итүдә катнаша.
- 1944 елның 4 августында Латвиядәге Айвиексте елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.
Сугыштан соң
- 1946 елдан туган авылы Илбәктә эшли.
- Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Хәтер
- Илбәк авылында һәм Азнакай шәһәренең Геройлар аллеясендә бюстлары куелган.
- Илбәк һәм Азнакайда урамнар аның исемен йөртә.
- 2014 елда Илбәктәге һәйкәле яңартыла.
- Улан-Удэдагы Бөек Ватан сугышы мемориалында портреты урнаштырылган.
Әкрам Вәлиев — безнең сугышчыларның батырлыгы үрнәге!
Ул күрсәткән кыюлык һәм каһарманлык уртак тарихыбызның мәңгелек бер өлеше!