Фән

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе фән, техника һәм мәдәнияткә зур өлеш керткән галимнәр һәм сәнгать әһелләрен берләштерә. Ул 1992 елның 24 гыйнварында ТР Президенты Указы нигезендә оештырыла. Фәннәр академиясенең максаты - фәнне һәм төрле фәнни үзәкләр арасындагы элемтәләрне үстерү. Фәннәр академиясе президенты барлык әгъзаларының яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана һәм Татарстан Рәисе тарафыннан раслана.

Академия каршында 7 институт эшли:

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм cәнгать институты;

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты;

А. Х. Халиков исемендәге Археология институты;

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты;

Гамәли семиотика (компьютер программалары өчен билгеләр системаларын өйрәнә) институты;

Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары (табигатьне һәм аннан файдалануны өйрәнә) институты;

Гамәли тикшеренүләр (тормышта кулланыла торган белемнәр ала) институты.

Шулай ук 2 үзәк ачылган:

Гаилә һәм демография (халык саны үсеше закончалыклары турында фән) үзәге;

Ислам динен өйрәнү үзәге.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 7 бүлек бар:

Гуманитар фәннәр (тел, мәдәният, сәнгатьне, кешенең эчке халәтен өйрәнәләр);

Социаль-икътисадый фәннәр (җәмгыятьне, кешенең хуҗалык эшчәнлеген өйрәнәләр);

Медицина һәм биология фәннәре;

Авыл хуҗалыгы фәннәре;

Математика, механика һәм машина төзелеше;

Физика, энергетика һәм Җир турындагы фәннәр;

Химия һәм химик технологияләр.

Галимнәр Татарстанның икътисадый (хуҗалык) һәм социаль (иҗтимагый) үсеше программаларын төзергә булыша, фән һәм мәгариф турында законнар һәм башка документлар төзүдә катнаша. Моның өчен махсус органнар – советлар булдырылган.

Фәннәр академиясе эшенең фәнни нәтиҗәләре татар мирасын саклау һәм үстерү өчен зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 6 томлы “Татар энциклопедиясе”, “Г.Тукай энциклопедиясе”, Татарстан табигате һәм мәдәнияте турында белешмәлекләр һ. б. нәшер ителгән.

Академия галимнәре борынгы Болгар каласын һәм Зөя утрау-шәһәрен өйрәнгән. Шуның нәтиҗәсендә “Болгар цивилизациясе” һәм “Татар бистәсе” музейлары булдырылган.

Тикшеренүләрнең бер өлеше Татарстаннан читтә - Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларга багышлана. Тел дә, көнкүреш тә, гореф-гадәтләр дә өйрәнелә.

Әйләнә-тирә мохитне даими тикшерәләр. Галимнәр һавага һәм туфракка зарарлы матдәләр чыгару нормаларын эшли һәм ресурсларны табигатькә зыян китермичә файдалануның яңа ысулларын ача.

Академия катлаулы компьютер технологияләрен эшләү белән шөгыльләнә. Алар нефть һәм газ сәнәгатендә катлаулы бурычларны хәл итәргә булыша.

Шулай ук татар теле белән эшләү технологияләре дә үсә. Электрон дәреслекләр, текстларны русчадан татарчага һәм татарчадан русчага тәрҗемә итү программалары төзелә.

Фәннәр академиясендә “Фән” нәшрияты эшли, ул “Научный Татарстан” һәм “Фәнни Татарстан” журналларын чыгара. Институтлар да үз юнәлешләре буенча фәнни журналларын бастыра, мәсәлән, “Идел буе археологиясе”.

Иң мөһим тикшеренүләр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең махсус бүләкләре: алтын һәм көмеш медальләр һәм премияләр белән билгеләп үтелә. Моннан тыш, Фәннәр академиясендә химия, инженерия һәм физика өлкәсендә халыкара премияләр, яшь галимнәргә премияләр гамәлгә куелган.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бөтен Россия буенча, шулай ук чит илләрдәге фәнни үзәкләр белән хезмәттәшлек итә.