АХИЯ`РОВА Резеда Зәки кызы (1.6.1956 ел, Башкортстан АССРның Илеш районы Югары Яркәй авылы), композитор, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты. Төрле жанрлардагы симфоник, вокаль-симфоник, театр спектакльләре өчен, камера-инструменталь һәм вокаль музыка әсәрләре авторы. Аның әсәрләренә ышандыру көче, эмоциональлек, лирика, романтика, гуманлылык, табигыйлек хас. «Кол Гали» симфониясе һәм «Моңлы сазым» симфоник поэмасы бөек шагыйрьләр Кол Гали һәм Г.Тукайга багышлана. Резеда Ахиярова әсәрләре халыкара музыка фестивальләрендә башкарыла; «Туй күлмәге» (1991 ел), «Р.Ахиярова: җырлар» (1993 ел) грампластинкалары, «Татар композиторлары җырлары һәм романслары» (1999 ел) компакт-дисклары чыгарыла. Балалар өчен язылган спектакльләргә музыка яза.
2006 елда Татар опера һәм балет театрында Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсының премьерасы була. Бу операның куелуы Татарстан Республикасының музыкаль театр тарихында зур вакыйга булып кабул ителә. Әсәр милли традицияләргә таянып язылган һәм музыка теленең үзенчәлеге, мелодикасының байлыгы белән аерылып тора.
Резеда Ахиярова Татарстан Республикасының Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты.